«Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә, «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Онытылыр димә»... Хәния Фәрхи дигән исемне ишетүгә, үзеңнән-үзе шул җырларны көйли башлыйсың. Хәзер инде алар хәтер буларак яңгырар. Кичә, 57 яшендә, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния ФӘРХИ якты дөньядан китеп барды... Әнисе янына Башкортстанның Тәтешле районына кайткан җиреннән, кинәт йөрәк...