Майамида яшәүче татар җырчысы Иделия Марс, "татарча дөрес җырлый яисә дөрес җырламый" дигән фикерне, "тузга язмаган сүз", дип бәяләде. "Дөрес булган яисә дөрес булмаган җырлар булмый. "Русча дөрес җырламый, инглизчә дөрес җырламый" димиләр бит", - ди ул.