14 июнь 2017 яңалыклары
-
14 июнь 2017 - 17:29Актанышта авариядә вафат булган егетнең дус кызы: "Ул миңа ике сәгать буе шалтыраткан"12 июнь көнне Татарстанда Актаныш-Мөслим трассасының 25нче чакрымында юл һәлакәте булуы турында язылган иде. Актаныш районы хакимияте Аппарат Советы җитәкчесенең шоферы Айвар Тутаев "Хендай Соната" эш машинасын урлап алып чыга һәм дусты белән йөреп кайтырга уйлый. Нәтиҗәдә, алар төнге 2ләр тирәсендә, тизлекне арттыру сәбәпле, Аккүз авылы борылышында юл читенә "оча"....
-
14 июнь 2017 - 11:12Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелдеКичә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минңеханов рәислегендә район Советының чираттагы утырышы булды.
-
14 июнь 2017 - 11:05Фәрит Мөхәммәтшин: «Хакимият гомерлеккә бирелми, иң мөһиме – кеше булып калу» (Сәясәт, хакимият, гаилә һәм тормыш кыйммәтләре турында ӘҢГӘМӘ)«Гадел булдым дип уйлыйм» - Фәрит Хәйруллович, сез гомер буе җитәкче урыннарда эшләгән кеше. Ничек уйлыйсыз: һәрчак гадел булып булдымы? Сез демократмы, әллә авторитар җитәкчеме? - Үземне демократ җитәкче дип саныйм, чөнки гаиләдә башкаларның фикеренә игътибарлы булу, тыңлау, ишетү һәм шуннан соң гына карар кабул итү үрнәгендә тәрбияләндем. Мин моны...
-
14 июнь 2017 - 11:04«Үлем йорты»н төзү өчен 250 миллион сум кирәкХосписны - үлем йорты диләр. Чыннан да, бирегә инде сәламәтләнергә өмете югалган, көчле авырулар белән интегүчеләр мөрәҗәгать итә. Хосписта аларның газапларын бераз булса да җиңеләйтергә тырышалар. Үләр алдыннан соңгы көннәренә ямь өстиләр.
-
14 июнь 2017 - 08:02Россиялеләр Путинга “Турыдан-туры элемтә”гә 1,3 млннан артык сорау юллаганРоссиялеләр Путинга "Турыдан-туры элемтә"гә 1,3 млннан артык сорау юллаган
-
14 июнь 2017 - 07:35Мөслим районы Ташлыяр авылында - җәйге ташу (видео)12 июнь көнне Мөслимдә көчле яңгыр явып үткән. Бигрәк тә ул Михайловка, Ташлыяр, Тойгелде, Мәлләтамак авылларында нык булган, дип яза http://muslumirc.ru.
-
14 июнь 2017 - 07:30Президенттан нәрсә сорар идегез?Быел Россия Президенты Владимир Путин белән "Туры элемтә" аша аралашу яздан җәйгә күчте. Аның булмый каламы икән әллә дигән шикләр булды, әмма халыкның сорауларына ул 15 июнь көнне җавап бирәчәк. Бу - унбишенче тапкыр уздырыла торган туры эфир. Беренче мондый форматта аралашу 2002 елда булды, ул чакта Владимир Путин 2...
-
14 июнь 2017 - 06:48Прибывшую в Казань сборную Мексики встретили в отеле чак-чаком и хлебом с сольюСборная Мексики проведет в Казани два матча группового этапа Кубка конфедераций.
-
14 июнь 2017 - 06:02Соңгы 10 елда иң зур уңыш булачак- Салкын яз белән кеше куркытырга кирәкми. Соңгы 10 елда иң зур уңыш быел булачак. Моның өчен үсемлекләргә ашлама кертү һәм корткычлардан саклау чараларын тиешенчә куллану мөһим, - ди авыл хуҗалыгының барлык баскычларын узган Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин.
-
14 июнь 2017 - 05:48Актанышның Аппарат җитәкчесе шоферы эш машинасында үлемгә китергән юл һәлакәте ясаган [+фото]Кичә, 12 июньдә төнге сәгать икеләр тирәсендә Актаныш-Мөслим трассасының 25нче чакрымында (чама белән бу Актаныш районының Аккүз авылы борылышы) юл һәлакәте була. 27 яшьлек Айвар Тутаев идарәне югалта һәм юл кырыена "оча". Куркуыннан ул авария урыныннан кача, шулай итеп пассажир утыргычындагы дустын үлем тырнагына ташлап калдыра.