Россия Президенты Владимир Путин бүген, 28 апрельдә, Кремльдә "РФ дәүләте һәм халкы алдында аерым казанышлары өчен" биш яңа хезмәт Героена алтын йолдыз тапшырачак. Әлеге хәбәрне Кремль матбугат хезмәте җиткерә.Традицион тантана 1 майда билгеләнеп үтелгән Хезмәт көненә багышлана, дип җиткерә Татар-информ ТАССка сылтама белән.