Күрше Чувашия Республикасының татар, дөресрәге, мишәр җирлекләрендә танышлары, дуслары булмаганнар бу, мөгаен, дөрес җөмлә түгел, дип уйлап куйгандыр. Ялгышасыз! Батыр һәм Комсомол районнарында яшәүче милләттәшләребез нәкъ менә шулай сөйләшә. "Калак белән алма казыйм әле", аларча: "Көрәк белән бәрәңге казыйм әле", - дигәнне аңлата.