18 февраль 2017 яңалыклары
-
Районның беренче игезәк малайлары дөньяга килде
Узган ел районның биш гаиләсендә игезәкләр дөньяга килеп, әти-әниләрен сөендергән иде. Игез бәхетле шатлык Эзмә, Тимершык, Шекше һәм Шәмәрдәннән ике гаиләгә елмайды.
-
Хәкимә әби Закирова: "Миңа, 100 яшьлек кешегә, зур хөрмәт белдереп, бушлай операция ясауны оештыучыларга Аллаһының мең рәхмәте яусын"
Оет авылында яшәүче 100 яшьлек Хәкимә әби Закированың күзенә операция ясалуын, инде әбекәйнең күзләре күрә башлап, өйдә балалары ярдәменнән башка үз-үзен йөртүе турында язган идек. Хәкимә әби шушы көннәрдә редакциягә шалтыратып, үзенә якты тормыш бүләк иткән изге күңелле кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерүебезне үтенде.
-
Районыбызда “Чаңгы юлы-2017” ярышларында 4000гә якын кеше катнашкан
Районыбызда "Чаңгы юлы-2017" ярышларында 4000гә якын кеше катнашты.
-
Сәләтле балалар мәктәп-интернаты директоры Ләйсән Билалова: “Күңелемә балаларны чиксез ярату хисе салган өчен Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен“
"Күңелемә балаларны чиксез ярату хисе салган өчен Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен", - ди Сәләтле балалар мәктәп-интернаты директоры Ләйсән Билалова. Хезмәттәге уңышларының сере, нигезе дә шундадыр.