- Данир Сабировның клибында төшү - пиар өчен эшләнгән әйбер. Хәмдүнә Мөнир Рахмаев клибында төшә, мин - Данирныкында... Миңа калса, клип бик уңышлы килеп чыкты. Сценариен бергәләп уйладык, анда минем идеяләр дә бар. Клипның төп өлеше минем йортымда, калганы - Данирныкында төшерелде.