8 март 2018 яңалыклары
-
МАМАДЫШ КОЛОНИЯСЕНДӘГЕ ХАТЫН-КЫЗЛАР: 8 МАРТ БӘЙРӘМЕНӘ ИҢ ЗУР БҮЛӘК - ӨЙГӘ КАЙТУ БУЛЫР ИДЕ
Язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын кызлар көнендә күпләр ир-атлардан ягымлы караш, назлы сүзләр, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр көтә. Мамадыш районының Дегетле авылында урнашкан 17 нче колония-поселениесендә торучы хатын-кызлар: "Безнең өчен иреккә чыгу иң зур бүләк булыр иде", - ди.
-
ЭЛВИН ГРЕЙНЫҢ ДӘҮ ӘНИСЕ САБАДА ЯШИ
Байлар Сабасында җырчы Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшинның туганы яши икән, дигән хәбәрне ишеткәч, сабалылардан сорашасы иттем. "Бездә бер башкорт апае бар, шулдыр ул",- диде бер танышым. "Татар-информ" хәбәрчесе танылган җырчының Сабадагы дәү әнисен эзләп тапты!