Саба дулкыннары

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермер династияләре конкурсы игълан итә

Начало конкурса: 18 декабрь 2019 - 09:38
700
0
0

Конкурста бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (КФХның кимендә 2 башлыгы) катнаша ала, алар 2 буыннан ким булмаган һәм гамәлдәге крестьян – фермер хуҗалыгы статусына ия. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы беренче буын дип таныла.

Авылда яшәү һәм эшләү-ул үзенчәлекле тормыш рәвеше. Яраткан эшендә үз сәләтен тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да зур хөрмәткә лаек. Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының Гаилә фермер династиясе»республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак.

Конкурста бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (КФХның кимендә 2 башлыгы) катнаша ала, алар 2 буыннан ким булмаган һәм гамәлдәге крестьян - фермер хуҗалыгы статусына ия. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы беренче буын дип таныла.

Конкурс сайлап алуы критерийлары булып тора:

- КФХ әгъзалары һәм даими хезмәткәрләр саны (КФХның һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәр өчен 1 балл);

- гаилә фермер династиясенең шәхси эшмәкәрләренең дәүләт реестрында теркәлүнең гомуми срогы (ел саен 1 балл).

Шунысы мөһим: КФХның салымнар буенча бурычлары булырга тиеш түгел.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2020 елның 17 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 221-67-53, 221-76-55.

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган.

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
Реклама
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: