Саба ТВ

Саба районы

16+
Белдерүләр

Сабада һәм Шәмәрдәндә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтәчәк

23 сентября 2021, 13:23

500

0

0

Райондашларыбыз игътибарына!

25 сентябрь – шимбә көнне Байлар Сабасының “Аргамак” картодромында, 26 сентябрь - якшәмбе көнне Шәмәрдәндә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтәчәк.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, урман хуҗалыгы, шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән товарларны халыкка тәкъдим итәчәк.
Үз хуҗалыгында җитештерелгән продукция һәм эшләнмәләрен сатарга теләге булган шәхси хуҗалыкларны да көтеп калабыз.
Ярминкәләр 7.00 сәгатьтә башлана.
Тагын бер кат аерым искәртәбез: Байлар Сабасында ярминкә, гадәттәгечә, Гали Закиров урамында түгел, ә “Аргамак” картодромы машиналар туктау урынында булачак.
Барыгыз да ярминкәгә рәхим итегез!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев