Саба ТВ

Хөрмәтле райондашлар! Конкурста катнашуыгызны һәм безнең участок полиция хезмәткәре өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз!

--, 12 октябрь 2020 - 10:41
2020-10-12 10:41:00

7 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр-икенче этап вакытында татарстанлылар бөтен республикада иң яхшы участок полиция хезмәткәрен сайлыйлар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеген полициянең өлкән участок вәкаләтле вәкиле - полиция майоры Гатин Марат Мөрсәлим улы тәкъдим итә.

Халык арасында тавыш бирү Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми Интернет-сайтында (16.мвд.рф) уза.

Тәкъдим ителгән социаль челтәрләрнең берсендә: "Одноклассники", "ВКонтакте" яки "Фейсбук"та теркәлегез һәм «Тавыш бирү» кнопкасы актив булгач, аңа басыгыз һәм тавыш бирегез.

Хөрмәтле райондашлар! Конкурста катнашуыгызны һәм безнең участок полиция хезмәткәре өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз!

Сылтама: 16.мвд.рф

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: